Бүген, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан,Мәдәният сараенда әлеге матур датага багышланган бәйрәм концерты булды.
Бәйрәм кунакларын Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов котлады. «Бу бәйрәм-сезгә үз мәхәббәтегезне һәм тирән ихтирамыгызны белдерү, кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтү, сезнең хезмәтегезнең бәһасез әһәмиятен, тупланган тормыш тәҗрибәгезне искә алу өчен яхшы форсат. Сугыш еллары авырлыкларын кичергән һәм Ватан азатлыгын саклаган Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм анда катнашучыларга чиксез хөрмәтемне һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, яхшы кәеф, актив озын гомер, гаилә җылысы һәм иминлек телим», - диде ул.
Бәйрәмнең кунагы-ТР буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов өлкән буын вәкилләренә рәхмәт сүзләре җиткерде һәм якыннарының сәламәтлеген, җылылыгын һәм игътибарын теләде.
Катнашучылар игътибарына Мәдәният сараеның иҗат коллективлары һәм солистлары катнашында концерт программасы тәкъдим ителде. Бу көнне залда җылылык, игелек һәм бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде, чакырылган кунаклар барлык оештыручыларга да игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.