Мэриянең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков рәислегендә хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.
ТР Президентының «ТРда җәмәгать тәртибен көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында» гы Указының үтәлеше, хезмәт фатирларын бүлеп бирү, полициянең участок уполномоченныйларының социаль-көнкүреш шартлары һәм хезмәтне матди-техник тәэмин итү турында полициянең участок уполномоченныйлары бүлеге начальнигы урынбасары Айдар Каһиров сөйләде. Ул шулай ук халык арасында «социаль мошенниклык» мәсьәләсенә һәм профилактика чаралары турында да сөйләде.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Лилия Шаһиева иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затларны социаль адаптацияләү буенча күрелә торган чаралар турында сөйләде. Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Лениногорск районы буенча филиалы инспекторы Бәхтияр Рәхимов иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җинаять җәзаларына хөкем ителгән затлар белән профилактик эш алып барылуы турында сөйләде.
Аннары Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Айрат Хәбиров хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә вәкаләтле муниципаль органнар һәм учреждениеләр белән, шул исәптән яшьләр даирәсендә дә, ведомствоара хезмәттәшлек практикасын камилләштерү турында чыгыш ясады.
Утырышта катнашучылар конкрет мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Утырышка район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков йомгак ясады.