Урмышлы мәктәбе укытучысы "Авыл укытучысы – 2019" бәйгесе җиңүчесе булды

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Һәр елны «Мәгариф» журналы редакциясе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылучы «Авыл укытучысы» бәйгесендә быел Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Хисамова Зөлфия Минзөфәр кызы да катнашты.

Конкурсның 1 этабында Татарстанның төрле авылларыннан 100 дән артык укытучы көч сынашты.  Алар редакция тәкъдим иткән 4 теманың берсенә эссе яздылар. 2 этапка узган 30 укытучы дәрес яки дәрестән тыш эшчәнлекнең тулы эшкәртмәсен язып җибәрделәр.

27 нче сентябрь көнне Казан шәһәренең  Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә «Авыл укытучысы – 2019» бәйгесенең йомгаклау этабы узды.

3этапта иң – иңнәреннән сайлап алынган Кама Тамагы, Арча, Мөслим, Лениногорск, Әлмәт, Кайбыч, Яшел Үзән, Спас һәм Мамадыш районнарыннан килгән 10 укытучы тирән эчтәлекле, инновацион дәресләр тәкъдим иттеләр. Дәресләрне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, КФУның милли педагогикасы фәнни үзәге, Казанның 2 нче татар гимназиясе һәм «Мәгариф» журналы хезмәткәрләре составындагы мәртәбәле жюри карап, бәяләде.

Иң югары балл белән абсолют  җиңүче булып, Урмышлы мәктәбе укытучысы  Хисамова Зөлфия Минзөфәр кызы  танылды.Аны зур җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International