Өлкәннәр көне – көзнең иң күркәм бәйрәме, 5 нче һәм 12 нче ТОСлар үз микрорайоннарында яшәүчеләрне пироглар һәм тәм-томнар белән чәй өстәле артына җыйды.
12 нче ТОС микрорайоннарында яшәүчеләрне тимер юл станциясе һәм Девонская урамы, 95 адресы буенча урнашкан 5-нче номерлы ТҖҮ филиалларында, мәдәният йортына чакыру инде күркәм гадәткә керде.
Бәйрәмдә ветераннарны «Россиянка»ансамбле җырлары белән сөендерде. 3 һәм 12 нче мәктәп укучылары концерт номерлары күрсәттеләр һәм әби-бабайлар хөрмәтенә үз шигырьләрен укыдылар. Ә алар, үз чиратында, укучыларга үз тормышларындагы кызыклы вакыйгалар турында сөйләделәр.
Ветераннарны тәбрикләүдә шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова да катнашты. Ул күпьеллык хезмәтләре һәм яшь буынны тәрбияләүләре өчен зур рәхмәт белдерде, шулай ук активистларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.
Өлкәннәр декадасында барлык территориаль иҗтимагый үзидарәләрдә тантаналы чаралар узачак һәм оешмаган ике меңнән артык өлкән кешегә игътибар күрсәтеләчәк.