24-27 сентябрь көннәрендә Чабаксарда Россиянең ачык китапханәләре «Библиокараван - 2019»форумы узды. Россиянең 48 регионыннан китапханәләр вәкилләре, һөнәри тәҗрибәләре белән уртаклашу һәм аларны борчыган проблемалар турында фикер алышу өчен, Чувашия башкаласына җыелды. Форумны оештыручылар-Чуваш Республикасының Мәдәният, милләт эшләре һәм архив эше министрлыгы, Россия китапханәләр ассоциациясе, Россия Милли китапханәсе, Чуваш Республикасының Милли китапханәсе.
Форум кысаларында «Укуны алга җибәрү: идеяләр һәм практикалар диапазоны» секциясе эшендә Түбән Тагил, Югра, Мәскәү, Санкт-Петербург, Оренбург өлкәсе, Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре китапханәчеләре үз эшләре турында сөйләделәр.
ТР Лениногорск муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ландыш Хәйруллина да укуны белән кызыксындыру буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.