"2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру дәвам итә»

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында, шул исәптән Лениногорск муниципаль районында «2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ – мотор ягулыгы базарын үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.

2018 ел нәтиҗәләре буенча компримацияләнгән табигый газны сату күләме якынча 35 млн.куб. метр тәшкил итә , бу узган ел белән чагыштырганда 23% ка күбрәк. 19 газ тутыручы компрессор станциясе (АГНКС) һәм 1 ПАГЗ эшли.

«2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ – мотор ягулыгы базарын үстерү» программасын үтәү кысаларында компримацияләнгән табигый газга эшләү өчен техниканы яңадан җиһазлау проектларына ярдәм күрсәтелә. Субсидия күләме яңадан җиһазландыруның номиналь бәясенең 30% ын тәшкил итә. Шуның белән беррәттән, машина йөртүчеләр «Газпром газ-мотор ягулыгы» ҖЧҖнән төрле программалар буенча бонуслар да алалар.

Татарстан Республикасында барлыгы 5500 берәмлектән артык транспорт чарасы компримацияләнгән табигый газда (метан) файдаланыла, шуларның 130дан артыгы Лениногорск районында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International