1 октябрьгә кадәр федераль льготниклар социаль хезмәтләр җыелмасын яңарту турында гариза бирә алалар

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар Россия Пенсия фонды сайтындагы Шәхси кабинет аша яки Пенсия фондының территориаль органнарына гариза бирә һәм соцпакет алу хокукын кире кайтара ала. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.

Игътибарыгызны юнәлтәбез, элек соцпакет алуга гариза бирелгән булса, яңа гариза таләп ителми.

Социаль хезмәтләр җыелмасы үз эченә ала:

* рецептлар буенча  дару препаратлары, рецептлар буенча медицина эшләнмәләре • инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктлары;

 төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалавына юлламалар;

• шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрү.

Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International