Цифрлы телевидениегә күчәргә 20 көн вакыт калды

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Татарстан 2019 елның 14 октябрендә, «аналог»тан баш тартып, цифрлы телевидениегә күчәчәк. Бу республикада 20 телеканалны (1нче канал, Россия 1+Татарстан ДТРК, Матч ТВ, СТС, Пятница һ.б.) бушлай трансляцияләргә мөмкинлек бирәчәк.

Күп кенә татарстанлылар цифрлы сигналны кабул итәргә сәләтле заманча телевизорлар сатып алды инде. Мондый телевизор хуҗаларына аларны, әгәр бу элегрәк эшләнмәгән икән, «аналог»тан цифрлы сигналны кабул итү режимына күчерергә кирәк.

Сораулар туган очракта, 8-800-222-87-16 кайнар линия номерына шалтыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International