Лениногорскилыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

2 октябрьдә «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе Өлкәннәр көненә багышланган Бердәм түләүсез юридик ярдәм көне үткәрүне планлаштырыла.

Чара республика районнарында һәм шәһәрләрендә сәгать 8:00дән 15:30га кадәр тәнәфессез үтәчәк.

Лениногорскида кабул итү «Бердәм РОССИЯ» партиясе җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә узачак (Лениногорск  шәһәре, булгаков урамы, 1нче йорт). Алдан язылу (85595)5-16-11 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International