Мәдәният сараенда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте.Анда үткән эшләргә нәтиҗә ясадылар, яңа уку елына бурычлар билгеләделәр.
Август киңәшмәсе эшендә Лениногорск районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, республика Мәгариф министрлыгы эшләр башкаручысы Андрей Сурдаков, Лениногорск Мәгариф идарәсе башлыгы Вагиз Санатуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк катнашты.
Киңәшмәнең рәсми өлешенә кадәр кунаклар мәгариф оешмалары әзерләгән күргәзмәне карадылар. Быел ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде.
Лениногорск мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин "Мәгариф" милли проектын тормышка ашыру кысаларында муниципаль мәгариф системасы белән идарә итү" темасына төп доклад белән чыгыш ясады. Мәктәп җитәкчеләре һәм укытучыларның чыгышы аның докладын тулыландырды.