Россия Федерациясе Президенты грантларына конкурс башланды

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантларын бирү буенча 2019 елда икенче конкурс башланды.

Грантны түбәндәге юнәлешләрдә проектларны үстерүче коммерциясез оешмалар гына алырга мөмкин: социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга ярдәм һәм аларны яклау; сәламәтлек саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау; гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм; яшьләр проектларына ярдәм; фән, мәгариф, мәгърифәт өлкәсендә проектларга ярдәм; мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә проектларга ярдәм; мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә яшь талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү; тарихи хәтерне саклау; кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау, шул исәптән тоткыннарның хокукларын яклау; әйләнә-тирә мохитне саклау һәм хайваннарны яклау; милләтара һәм динара татулыкны ныгыту; иҗтимагый дипломатияне үстерү һәм ватандашларга ярдәм; гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү.

Түбәндәге сайтта катнашу шартлары белән танышырга һәм гариза бирергә була: https://президентскиегранты.рф.

Конкурс 2019 елның 31 июленә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International