2019 елның 27 июнендә «Россия юристлары ассоциациясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан бердәм түләүсез юридик ярдәм көнен үткәрү планлаштырыла.
Чараны бөтен эш көне дәвамында республика районнарында һәм шәһәрләрендә консультантларның алмаш составы белән төшке ашка тәнәфессез 8: 00 сәгатьтән 15: 30 сәгатькә кадәр үткәрү планлаштырыла.
Лениногорскида Халыкка бердәм түләүсез юридик ярдәм көне «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә түбәндәге адрес буенча узачак: Булгаков ур., 1а йорт (монумент ягыннан керү).
Кабул итүгә язылу 5-16-11; 5-25-89 телефоннары буенча башкарыла.