Лениногорскиның 15 эшсез гражданы һөнәр үзләштерде

2019 елның 21 июне, җомга

Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча 15 эшсез кеше "Электрон-исәпләү машиналары операторы" белгечлеге һәм "1С: Предприятие" программасы буенча һөнәри әзерлек узды.

Уку вакытында заманча исәпләү техникасын оештыру һәм эксплуатацияләү, гамәли программалар белән тәэмин итү, 1С платформа конфигурациясе нигезләре өйрәнелде.

Һәр тыңлаучыга тиешле үрнәктәге таныклыклар тапшырылды.

Планлы контроль күрсәткече нигезендә 2019 елда 57 эшсез граждан яңа һөнәр үзләштерәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International