«Водоканал» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында» 07.12.2011 ел, №416 Федераль законның 21 статьясындагы 1-3 пунктларына таянып, үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм (яки) ташландык суларны агызу челтәрләренә планлы-кисәтү ремонты үткәрүгә бәйле рәвештә, 2019 елның 26 июне 7.00 сәгатьтән вакытлыча су бирү туктатылу турында хәбәр итә. Су бирү эшләр тәмамлангач, 27 июньдә торгызылачак.