Мәктәп укучылары һәм студентларның әти-әниләренең пенсиясе

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучы гражданнарга, әгәр дә аларның тәрбияләрендә гаиләнең эшкә яраксыз әгъзалары, әйтик, мәктәп укучылары яки студентлар булганда, пенсиягә беркетелгән түләүне арттыру каралган. Шул ук вакытта балаларны укыту мәгариф учреждениесеннән тиешле документлар белән вакытында расланырга тиеш. Әйтик, пенсия алучыларга мәктәпне тәмамлаган, һөнәри яки югары белем бирү учреждениесенә көндезге формада укырга керү турында белешмә бирергә кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International