2019 нче елның 14 нче июнендә Лениногорск районының ерак авылларына мобиль үзәкнең чираттагы чыгышы оештырылды.
Муниципаль районның 6 торак пунктында яшәүче кешеләргә мәшгүльлек үзәге белгечләре эш эзләү буенча дәүләт хезмәте күрсәттеләр: Тимәш, Шөгер, Иске Шөгер, Спиридоновка, Керлигәч, Бәкер, Мөэмин-Каратай, Иске Куак, Мордва Ивановкасы, Куакбаш, Алешкино, Зәй-Каратай. Алар эш эзләүче гражданнарны мәшгүльлек базарының торышы һәм хәзерге вакытка актуаль булган вакансияләр белән таныштырдылар, республиканың башка шәһәрләрендә эшкә урнашу һәм вахта юлы белән эшләү мөмкинлекләре турында сөйләделәр.