Лениногорск районында «Сатурн-Урал" җәмгыяте базасында орлыкчылык мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды

2019 елның 18 июне, сишәмбе

2019 елның 17 июнендә «Сатурн-Урал» ҖЧҖ (Сарабиккол авылы) базасында «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе (АЭСТ) тарафыннан оештырылган орлыкчылык мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.

Әлеге чарада Лениногорск районы башлыгы Р. Г. Хөсәенов, район башкарма комитеты җитәкчесе Н. Г. Хөсәенов катнашты. АЭСТ генераль директоры Ю. В. Еров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И. А. Шамарданов, Татарстан Республикасы көнчыгыш зонасының ун районы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм агрономнары, «Россельхозцентр» ФДБУ һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International