Бүген Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән атналык гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышларының актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты.
Киңәшмәне ачып, район башлыгы яңа җитәкчеләр белән таныштырды, Лениногорск муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе итеп Солтанова Резедә Әбулмагдан кызы билгеләнде, Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп Артур Айдар улы Мөхәммәтшин билгеләнде. Рәгать Галиәгъзәм улы яңа җитәкчеләргә нәтиҗәле эш теләде.
Аннары җитәкчеләр узган атнага булган хәлләр, оператив хәл итү өчен булган проблемалар һәм планнар турында сөйләделәр.