Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе «Укучы балачак» әдәби фестивале үткәрде

2019 елның 15 июне, шимбә

14 июнь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе  «Укучы балачак» әдәби фестивале үткәрде.  

Бәйрәмгә 11нче гимназия, 12нче һәм 2нче мәктәп балалары  җыелган иде. Фестиваль Лениногорск шәһәрендә яшәүче, язучы Юрий Бормотов белән очрашудан  башланып китте. Ул үзенең мәктәп турында язылган «Воскресший дневник», «Трудовик», «Трепыхалка», «Разрядник» кызыклы хикәяләре белән таныштырды , балалар бик теләп тыңладылар һәм үзләре дә аның хикәяләрен укыдылар.

Аннан соң бәйрәм «Кузяда кунакта» театральләштерелгән тамаша, «Чуртан кушуы буенча»  курчак спектакле белән дәвам итте. Балалар «Әдәби алан» (викториналар, табышмаклар, әдәби уеннар), «Туган якны өйрәнүчеләр аланы» (туган якны өйрәнү викториналары, кроссворд), «Мин әкият рәсемен ясыйм» асфальт вернисажы, самоделкин остаханәсе («төрле төстәге мозаика»мастер классы) уенларында катнаштылар. Барлык катнашучыларга да татлы бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International