Хөрмәтле Лениногорск районының сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Сезнең һөнәр вәкилләре һәрвакыт үзенчәлекле ихтирам һәм хөрмәт белән файдаландылар, үзләрен намуслы эшкә - кеше сәламәтлеге турында кайгыртуга багышладылар.
Бүген Сәламәтлек саклау ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Сезнең күбегез, лаеклы ялга киткәндә дә, ярдәмгә килергә, киңәш бирергә, сүз белән дә, эш белән дә ярдәм итәргә әзер.