Җәй көнне янгын куркынычсызлыгы

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

 Шәһәр һәм район территориясендә эссе һавада парклар һәм урман массивлары халыкның яраткан ял итү урынына әйләнә. Күл тирәсендә йөрүдән һәм су коенудан тыш, шашлык әзерләүчеләр һәм учак кабызучылар да бар. Ә бу янгыннарга, кешеләрнең үлүенә һәм травмалануына китерергә мөмкин. Табигатьтә ял итү фаҗигаләр белән тәмамланмас өчен, Лениногорск муниципаль районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге сезгә киңәш итә:

- Сүндерелмәгән шырпы яки тәмәке ташламаска, шулай ук урманда төрле пиротехника әйберләреннән файдаланырга;

- Паркларда учак кабызмаска;

- Урман һәм җир кишәрлекләрендә, турыдан-туры урманнарга тоташкан яшелләндерү өчен утыртылган  үсентеләрне яндырмаска;

 

- Бары тик махсус җиһазландырылган мәйданчыкларда гына мангаллар урнаштырырга.

- Ял итү урыннарында сүндерелмәгән учаклар, шырпы, пыяла шешәләр калдырмагыз.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта махсус хезмәтләрне 01, 101 һәм 112 телефоннары буенча чакырыгыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International