Авыл җирлекләрендә МФЦның 280нән артык бүлекчәсе эшли

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Төзелеш алып барырга рөхсәт  яки пенсия күләме турында белешмә алырга, туу турында таныклык яки СНИЛС рәсмиләштерергә, күчемсез милек белән алыш-биреш теркәргә – боларның барысын да район үзәгенә бармыйча гына эшләргә була.  1000нән артык кеше яшәгән барлык авыл җирлекләрендә МФЦ читтән торып кабул итү тәрәзәләре оештырган. Алар рәсми рәвештә МФЦның территориаль аерымланган структур бүлекчәләре дип атала. Һәр районда шундый биштән 16га кадәр бүлекчәләр бар, ә алар республикада барлыгы 280 дән артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International