Хөрмәтле лениногорскилылар! Кадерле кунаклар!
Сезне чын күңелдән халкыбызның яраткан бәйрәме – Сабантуй белән котлыйм!
Әлеге бәйрәм язгы кыр эшләренең тәмамлануын аңлата, безне үткәнебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә алып кайта. Халкыбызның күңел байлыгын чагылдыручы буларак, ул җыр-моңнарда, биюләрдә, ярыш-көч сынашуларда яши, безгә аерым бер җилкенү, киләчәккә ышаныч һәм көч бирә.
Сабан туенда без авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен, производство алдынгыларын һәм һөнәри конкурс җиңүчеләрен данлыйбыз. Әлеге бәйрәм төрле яшьтәге, төрле милләттән булган һәм төрле дин тотучы кешеләрне бер мәйданга җыя.
Чын күңелемнән сезгә ныклы сәламәтлек, уңышлар телим, кырларда уңыш мул булсын, өстәлләр тулып торсын, күңелләр тыныч булсын. Сабантуй бәйрәме сезнең күңелегездә онытылмаслык хатирәләр калдырсын!