Китапханәләрдә Пушкин көне

2019 елның 7 июне, җомга

Лениногорск шәһәре һәм авыл китапханәләрендә Россиядә Пушкин көненә багышланган чаралар оештырылды. Балалар һәм яшүсмерләр бөек рус шагыйренең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, әсәрләрен укыдылар, викторина һәм конкурсларда үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.

Шулай ук китап укырга яратучылар “Пушкинны бергәләп укыйбыз” Халыкара акциясендә дә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International