Лениногорск мэриясендә район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе узды

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе үтте. 

Аның эшендә Совет һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, депутатлар, массакүләм мәгълүмат чарасы вәкилләре катнашты. 

Беренче сорау  -  балаларның җәйге ялын һәм мәшгульлеген оештыру мәсьәләләре буенча Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Айрат Хәбиров чыгыш ясады. 

Быел җәй көне Лениногорск муниципаль районы буенча 5 меңнән артыграк бала һәм яшьләрнең  ялын оештыру планлаштырыла. 670 бала һәм яшүсмер "Дружба", "Олимпия" лагерьларында ял итәчәк. 

1434 бала мәктәп яны лагерьларында  ял итәчәк, 700 бала мәктәп янындагы хезмәт һәм ял лагеренда мәшгуль булачак. 

Шулай ук "Татнефть"нең  "Ландыш" һәм "Юбилейный" лагерьларында 2 мең 200дән артыграк бала ял итәр, дип планлаштырыла. 

Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисен сайлау турында Лениногорск районы Советы аппараты җитәкчесе Наил Шәйхетдинов мәгълүмат бирде. Депутатлар бертавыштан Резедә Габделмәгъдан кызы Солтанова кандидатурасын хуплады. Аның Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе буларак тәҗрибәсе бар, алты елдан артык эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барган. "Шул вакыт эчендә үзен җаваплы, белемле җитәкче буларак таныткан", - дип билгеләп үтте Рәгать Галиәгъзамович. 

Лениногорск районы һәм шәһәре бюджетларына үзгәрешләр кертү турында финанс-бюджет палатасы рәисе Раил Хәмидуллин чыгыш ясады. 

Лениногорск муниципаль районының Иҗтимагый советы нигезләмәсенә үзгәрешләр кертү турында шәһәр Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова чыгыш ясады. 

Сессиядә башка сораулар да каралды, алар буенча тиешле карарлар кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International