Мэриядә Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә суны әзерләү һәм чистарту сораулары буенча эшлекле очрашу үтте.
Аның эшендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков, «НИИ «Полюс» им. М. Ф. Стельмаха» җәмгыяте генераль директоры Евгений Кузнецов, Әлмәт районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Шабалин, Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Илдар Мөхәмәтшин, "ЛТС" җәмгыяте генераль директоры Айдар Хисмәтуллин, «ЦИР ЖКХиС» җәмгыяте директоры Фәрид Фәрхетдинов, төрле оешма һәм массакүләм мәгълүмат җитәкчеләре катнашты.
«НИИ «Полюс» им. М. Ф. Стельмаха» җәмгыятенең су әзерләү системасы баш конструкторы Виктор Капитонов очрашуда катнашучыларга суны әзерләү, саклау һәм тәэмин итүнең төрле системалары турында сөйләде.
Су әзерләү системасының яңа системалары ачык сулыклардагы һәм скважиналардагы суны чистарту, аны зарарландыру, төрле катнашмалардан чистартуга корылган.
Сөйләшү барышында район Башлыгы төрле хезмәтләргә тәкъдим ителгән системаларга анализ ясарга, әлеге системаны безнең район шартларында учреждениеләрдә куллану мөмкинлеген өйрәнергә кушты.