Бүген Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Каенлыкта Сабантуй була торган урында бәйрәмгә әзерлек буенча киңәшмә үткәрде.
Анда әзерлек буенча эшче төркем катнашты. Шулай ук әзерләүдә өлеш кертүче предприятие-оешма вәкилләре дә киңәшмәгә килде.
Сабантуй Лениногорскида 9 июньдә узачак, авылларда 8 июньдә.
Киңәшмәдә катнашучылар эш фронты белән танышты. Рәгать Хөсәенов әзерлек эшләрен сузмыйча, бәйрәмне югары дәрәҗәдә, күңелле итеп үткәрергә кушты.
Россия регионнарыннан хөрмәтле кунаклар килүе көтелә.