Лениногорскилылар #әдәбимарафон финалистлары

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең УНИКС залына әдәбият сөючеләр җыелды. Алар- татарча китап укучыларның VII Россиякүләм #әдәбимарафон онлайн җиңүчеләре. Финалга чыгучылар арасында лениногорскилылар да бар иде.

 Безнең районнан марафонда катнашырга 26 кеше теләк белдергән булса, шуларның 23се генә финалга барып җитте, ягъни проект кысаларында һәрбер марафончы 21 көн дәвамында татарча китап/журналлар (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укып  һәм укыган әлеге әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзек(ләр)не ВКонтакте социаль челтәрендә үз сәфихәсендә башкаларны да кызыктырырлык итеп урнаштырып барды. Лениногорскидан иң яшь катнашучы Аделя Вильданова.  2нче мәктәптән беръюлы  7 кеше катнашты. Шулай ук Сугышлы, Тимәш, Куакбаш һәм Мичурино авылларыннан да марафончылар китап укырга яратуларын дәлилли алды. Шул исәптән, "Заман сулышы" редакциясе хезмәткәрләре дә читтә калмады.
Бүләкләү тантанасында катнашучыларга дипломнар тапшырылды. Алар Рабит Батулла, Равиль Фәйзуллин, Ләбиб Лерон, Мәдинә Маликова, Люция Әблиева, Ленар Шәех, Эльмира Шәрифуллина, Илсөяр Ихсанова һәм башка язучылар белән күрешеп аралашты.
"Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проекты - ВКонтакте социаль челтәре кысаларында Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан берлектә оештырылып үткәрелә торган онлайн-проектның чираттагысында 1400 кеше катнашты, нәтиҗәдә тантанага меңнән артык кеше җыелды. Марафонның финал өлешенә  китап укырга яратучылар   Татарстаннан гына түгел, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән килгән, хәтта Австралиядә яшәүче  милләттәшебез дә  кайткан иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International