2019 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча, күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) Россия Федерациясе муниципаль берәмлекләренең 60% чикләре турында мәгълүмат тупланган.
2019 елның гыйнвар-март айларында Росреестрның Федераль кадастр палатасы ЕГРНга 319 муниципаль берәмлек чикләре турында мәгълүмат кертте. 2019 елның 1 апреленә булган мәгълүматларга караганда, ЕГРНда Россия Федерациясе муниципаль берәмлекләренең 21888 дән 13143 чикләре (60%) турында мәгълүматлар бар.