Татарстан Росреестрына атна саен нотариуслардан электрон рәвештә 300 дән артык документ керә

2019 елның 14 мае, сишәмбе

Билгеле булганча, 2019 елның 1 февраленнән нотариат өлкәсендәге яңалыклар үз көченә керде, аларның күбесе электрон теркәү белән бәйле. Мондый үзгәрешләр нәтиҗәсендә, электрон хезмәттәшлек җайга салынды, ул милекчеләргә, Росреестрга мөрәҗәгать итеп, кыска вакыт эчендә күчемсез милек объектларына хокукны теркәргә мөмкинлек бирә. Нотариуслар мондый хезмәт күрсәтүне элек тә күрсәткәннәр, әмма аны өстәмә сыйфатында башкарганнар.

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакова фикеренчә, мәгълүмати хезмәттәшлекнең мәҗбүри характеры нотариат институтын популярлаштыруга гына түгел, ә иң мөһиме, гражданнарга күчемсез милекне рәсмиләштергәндә уңайлы сервис тәэмин итә.  Беренчедән, хәзер нотариуслар теркәлү өчен документларны бушлай тапшыра.  Элегрәк нотариус тарафыннан документларны теркәү органнарына бирү нотариус тарафыннан нотариаль тариф буенча түләнә иде. 2019 елның 1 февраленнән кергән төзәтмәләр нигезендә, дәүләт теркәвенә документлар тапшыру башка нотариаль гамәлләр составына керә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International