Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы (алга таба – министрлык) хәбәр итә: Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында uslugi.tatarstan.ru (алга таба – Портал) Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау (алга таба-хезмәтләр) өлкәсендә электрон рәвештә иң кирәкле социаль хезмәтләр гамәлгә ашырыла.
Электрон хезмәтләр һәм сервислар исемлеге порталның төп битендә «социаль яклау», «хезмәт һәм мәшгульлек» бүлекләрендә урнаштырылган. Социаль яклау органнарына шәхси мөрәҗәгать итмичә хезмәт күрсәтү шарты булып Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында стандарт хисап язуын теркәү тора: esia.gosuslugi.ru/registration.
Социальная защита
Труд и занятость