БДИның төп дулкынына ике атнага якын калды. Имтиханнар вакытында психологлар укучыларга бөтен игътибарны тупларга, тынычланырга киңәш итә. Тик тәҗрибә күрсәткәнчә, ата-аналар бу чорда чыгарылыш сыйныф укучыларыннан ким түгел.
Югары икътисад мәктәбе проректоры Валерия Касамара бу хакта үзенең кидәшләрен бирә:
1. Тирән итеп сулышны чыгарырга һәм тынычланырга: сез 11нче сыйныф дәвамында зур эш башкардыгыз, сезнең балагыз БДИ аша узарга тиешле беренче һәм соңгысы түгел. Гомумән алганда, имтихан тапшырудан куркырга кирәкми.
2. Түбәндәге ситуацияне күз алдына китерегез: сезгә улыгыз яки кызыгыз имтиханны тапшыра алмау турында хәбәр итте. Моңсулык хисен кичерегез, ә, бәлки, үпкәләү яки ачу хисен. Бу хәлне күз алдыннан үткәрү сезнең курку хисен һәм имтихан алды чоры стрессын киметергә мөмкинлек бирәчәк.
3. Тагын бер күнегү - ситуацияне мәгънәсезлеккә җиткерү. Сценарий элеккегечә-бала БДИ тапшырмый. Шуннан соң ул вокзалга барырмы һәм сукбай булырмы? Көлке. Бу хәлне бергәләп күзаллагыз, баланы кочаклагыз һәм бергәләп көлегез. Имтиханда нинди балл алуына карамастан, балага сезнең ярдәм һәм мәхәббәтне тою кирәк.