Энтеровирус инфекциясе әйләнә-тирәлектә бик тотрыклы. Вирус җыелып торган суларда, йөзү бассейннарында, ачык сулыкларда, көнкүреш предметларында (уенчык, сөлге-тастымалларда һәм ишек тоткаларында), туклану продуктларында (сөт, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдә) озак вакыт саклана ала. Шуңа күрә, рөхсәт ителмәгән җирләрдә су коенсаң, пычрак куллар белән һәм ризыкларны юмыйча ашасаң, авыру эләктерү ихтималы бик нык арта. Инфекция шулай ук кеше йөткергән-төчкергән вакытта да күчәргә мөмкин. Ә менә җылытканда һәм кайнатканда вирус бик тиз үлә.
Авыру билгеләре
Энтеровирус инфекциясе күп очракта балаларга йога. Авыру бик кискен рәвештә башланып китә: тән температурасы 39-40 градуска кадәр күтәрелә. Бик каты баш авырта, әйләнә башлый, күңел болгана. Кайбер вакытта эч һәм арка авырта, көзән җыеру синдромы күзәтелергә мөмкин. Авыру билгеләре күзәтелүгә үк, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кулларыңны юып йөр!
Авырудан саклану өчен, әллә ниләр эшләргә дә кирәкми үзе. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү бик тә мөһим: ашар алдыннан, урамда йөреп кергәч, ашарга әзерләр алдыннан кулларны һәрвакыт юарга кирәк. Энтеровирусны юкка гына пычрак куллар авыруы дип атамыйлардыр. Аннан соң кайнаган чиста суны гына эчәргә, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне яхшылап юып, кайнар су белән чайкап кына ашарга куша табиблар. Рөхсәт ителмәгән сулыкларда коену сәламәтлек өчен бик тә куркыныч. Йөткергән-төчкергән вакытта борын һәм авызларны бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар белән капларга, соңыннан кулларны яхшылап юарга кирәк. Бүлмәләрне дә көнгә ике тапкыр юып чыгару һәм җилләтеп тору сорала. Кеше күп җыела торган урыннарда (җәмәгать транспортында, кинотеатрлар