Татарстанда беренче тапкыр уза торган «Президент көндәлеге» конкурсы тәмамлану стадиясендә. Бу Казанда «Комсомольская правда» газетасы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының уртак акциясе, анда икенчедән унберенче сыйныфка кадәр һәр укучы катнаша ала. Конкурс нәтиҗәләре 31нче майда билгеле булачак. Һәр укучы дүртенче чирек ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның автографы белән Президент көндәлеге ала алачак.