"Логос" үзәге бәйрәм уңаеннан чаралар үткәрде

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

2019 елның 9 май көнендә «Логос» балалар һәм яшьләр өчен психологик-педагогик ярдәм үзәге белгечләре һәм волонтерлары берничә чара үткәрделәр. Ел саен Бөек Ватан сугышы ветераны - Хрущев Георгий Петровичка бару һәм ярдәм итү традициягә әйләнде. Үзәк белгече-Мортазина Диләрә Рәис кызы һәм волонтерлар-Тимошкин Никита һәм Гайсин Дамир территорияне җыештыруда, куаклар утыртуда ярдәм күрсәттеләр. Георгий Петрович ветеран картны онытмаучыларга ярдәм кулы сузарга бик рәхмәтле иде.

Алга таба, 9 май көнне шәһәр урамнарында,  «Логос» үзәге волонтерлары истәлекле дата, Бөек Ватан сугышының легендар вакыйгалары һәм бәйрәм символы - Җиңү көне буларак тасмалар тараттылар. Акция барышында волонтерлар барлык кешеләргә тыныч һәм якты күк йөзе, сәламәтлек теләделәр. Лениногорск халкына 200 дән артык буклет һәм тасма таратылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International