Лениногорскида ат чабышлары "Байга" узачак

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Югары Каран авылы янындагы "Алмакай" атлар утарында ат чабышлары - "Бәйге" узачак.

"Бәйге - ул төрки халыкларда ат чабышлары уздырып, традицион милли күңел ачу чарасы. Анда атлар болын-кырлар буйлап, ерак арага чаба, шулай итеп аларның чыдамлыгы сынала.

Әлеге ат чабышлары безнең районда зурлап, менә берничә ел үткәрелә, аны татар атларын үрчетүче фермер Фәрит Нәбиуллин оештыра.

Бу көнне 2,3, 4 яшьлек һәм аннан да зуррак татар атлары чабышы булачак.

Программада шулай ук атка атланып, җәядән ук ату каралган. "Кыз куу", "Аударыш" уеннары да булачак.

Ат чабышлары 18 май көнне 11.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International