Бүген Лениногорск районының барлык авыл җирлекләрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы митинглар узды. Анда ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, ветераннарның тол хатыннары, шәһәр хакимияте вәкилләре, район Советы депутатлары, предприятие һәм хезмәт җитәкчеләре катнашты.
Авыл мәдәният йортларында ветераннар хөрмәтенә бәйрәм концертлары булдые, чәй эчү оештырылды. Бәйрәм чарасында катнаша алмаган ветераннарга бүләкләрне авыл җирлеге җитәкчелеге өйләренә барып тапшырды.