Лениногорск эчке эшләр бүлегендә «Полицейский Дядя Стёпа» балалар иҗаты конкурсының район этабы төгәлләнде. быел ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап үткәрелде.
Анда 6-14 яшьлек балалар катнашты. «Полицейский Дядя Стёпа» конкурсының сайлап алу этабы җиңүчелә9рне булдылар:
беренче урын – Полина Марданшина (6 яшь).
икенче урын – Полина Захарова (8 яшь). Өченче урында - Софья Канавалова (6 яшь).
Лениногорск эчке эшләр бүлеге начальнигы Айбулат Юнусов аларны җиңүләре белән котлап, уңышлар теләде.
Җиңүчеләрнең эшләре республика Эчке эшләр министрлыгына җибәрелде.