Мэриядә ат чабышлары – «Байга» үткәрү буенча киңәшмә үтте

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Бүген Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе кабинетында ат чабыәлары – “Байга” оештыру буенча предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашында киңәшмә үтте.

Оешма һәм предприятиеләр әлеге бәйрәмне үткәрүдә актив катнашалар, алар бүленгән вазифалар белән танышты. Төп әзерлек эшләре иртәгәдән башлана.

 «Байга» ны үткәрү вакыты 18 майда дип билгеләнде,  ул  11.00 дә башлана,  «Алмакай» ат утарында үтәчәк.

Сезне бәйрәмдә көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International