Мәдәният сараенда җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды, анда җирле хакимият органнары вәкилләре җыелган иде.
Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов үз чыгышында муниципаль хезмәтнең барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм залда утыручыларга эшләрендә уңышлар теләде.
Чара барышында Рәгать Хөсәенов шулай ук районның җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәтләре, югары профессиональлек һәм хезмәт вазыйфаларын башкарганда компетентлык өчен республика һәм район бүләкләре белән бүләкләнде.
Лениногорск муниципаль районының җирле үзидарә органнарында 174 хезмәткәр эшли, шуларның 28е – сайланулы затлар, 120е муниципаль хезмәткәрләр. Шуларның 99ы хатын-кыз һәм 21е ир-ат. 106 кешедән торган кадрлар резервы бар. Һәр хезмәткәрнең шәхси үсешенә зур игътибар бирелә. 2018 елда квалификация күтәрүне 38 муниципаль хезмәткәр һәм 7 авыл җирлеге башлыгы узды. Хезмәткәрләр шәһәрнең, районның һәм республиканың мәдәни, спорт, җәмәгать чараларында актив катнашалар.
Бәйрәм концертында шәһәрнең үзешчән сәнгать артистлары башкаруында бик күп җырлар яңгырады, бию коллективлары үзләренең дәртле номерлары белән сөендерде.
"Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә бүләк булды. Татарстан Республикасының иң яхшы профессиональ халык коллективларының берсе ул.