Сорау: кредит тарихында мәгълүмат, шул исәптән поручительләр турында да бар ишеттем. Бу дөресме?
Җавап: Әйе, дөрес. «Кредит тарихы турында” 2004 елның 30 декабрендәге 218-ФЗ номерлы Федераль законның 4 статьясындагы 3 өлеше 2 пункты нигезендә физик затның кредит тарихының төп өлешендә бурычка алучының, поручительның йөкләмәләре турында мәгълүматлар бар.
Сорау: Күптән түгел микрофинанс оешмасында (алга таба – МФО) акча яки еврода займ алу өчен мөрәҗәгать иттем, әмма кредитор баш тартты. Аның гамәлләре дөресме?
Җавап: Әйе, дөрес. «Микрофинанс эшчәнлеге һәм микрофинанс оешмалары турында» 2010 елның 2 июлендәге 151-ФЗ номерлы Федераль законның 12 статьясындагы 1 өлеше 3 пункты нигезендә микрофинанс оешмасы чит ил валютасында кредитлар бирә алмый.