Хәсән 1918 елда ТАССРның Шөгер районы Бәкер авылында туа. Сугышның беренче көннәреннән Хәсән фронтта булып, көньяк һәм көньяк-көнчыгыш фронтларында сугышкан. Туганнарына язган хатларда ул: « ...без алга барырга боерыкны көтәбез. Борчылмагыз да, курыкмагыз да. Соңгы тамчы каныбызга кадәр көрәшәчәкбез. Җиңүсез кайтмыйбыз...», дигән. Ә башка хатта ул аны яшь очучылар әзерләү буенча инструктор итеп билгеләүләре турында, дип хәбәр итә…
... Сугыштан соң 43 елдан соң. Бобров шәһәре янында билгесез очучының калдыкларын табалар, ул безнең якташыбыз Хәсән Хәнипов булып чыга.
Очучы җәсәден Бобров шәһәренең паркында туганнар каберенә зур хөрмәт белән җирләделәр. Очучы һәлак булган урында истәлек тактасы урнаштырдылар, ә Хәсәнның туганнары музей өчен бәяләп бетергесез материаллар алып кайттылар һәм гаилә фотосурәтләре белән альбом тапшырдылар.