Яшь рәссамнар арасында "Дуслык күпере"

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе укучылары Стәрлетамакта үткән «Крылатые легенды народов Башкортостана-2019» Бөтенроссия конкурсында катнашты. 

Карина Әхмәтшина һәм Даниэль Юлдашева өченче урын алдылар. Валерия Федорова һәм Полина Королева дипломант исеменә лаек булды. 

  Шулай ук Башкорстанда Октябрьск шәһәрендә "Дуслык күперләре-2019" Халыкара конкурс-күргәзмә ачылды. Анда безнең сәнгать мәктәбе укучылары катнашып, призлы урыннар алды. Диана Бострикова - беренче урын, Аделина Халикова һәм Диана Бострикова - икенче урынга лаек булдылар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International