Бүген Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән атналык гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышларының актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты.
Җитәкчеләр узган атнадагы хәлләр, оператив хәл итү өчен булган проблемалар һәм планнар турында сөйләделәр.
"Эшлекле дүшәмбе» эше Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча полиция бүлеге начальнигы Айбулат Юнысовның район территориясендәге оператив хәлләр, атна эчендә бүлек хезмәткәрләре тарафыннан башкарылган эшләр турындагы докладыннан башланды.
Аннары доклад белән Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск муниципаль районы бүлеге башлыгы Сергей Мостов чыгыш ясады.
Ул билгеләп үткәнчә, язгы ташу апрельнең беренче декадасында башланыр, дип фаразлана. “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлегендә алдан фараз буенча су басу мөмкин булган зоналарга 14 торак пункт керә, шул исәптән:
ишегаллары-214;
халык саны-431 кеше;
шуларның 209ы-хатын-кызлар;
14 яшькә кадәрге балалар-58 кеше;
мөгезле эре терлек -105 баш.
Лениногорск муниципаль районы территориясендә язгы ташу чорында мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен көчләр һәм чаралар группировкасы оештырылган.
5 торак пунктта РСУ хәбәр итү системалары урнаштырылган (Сугышлы, Керкәле, Туктар Урдаласы, Сарабиккол, Яңа Иштирәк авылларында).
Лениногорск муниципаль районында язгы ташу чорында коткару һәм авария-торгызу эшләрен башкару өчен инерт материаллар резервы булдырылган.
Лениногорск муниципаль районы буенча Гадәттән тыш хәлләр бүлеге язгы ташу вакытында куркынычсызлык чаралары һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерә:
Су басу куркынычы булганда:
Тынычлыкны саклагыз, күршеләрне кисәтегез, инвалидларга, балаларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтегез;
Документлар, кием-салым, иң кирәкле әйберләр, азык-төлек запасы берничә көнгә, медикаментлар әзерләгез. Документларны су үткәрми торган пакетта саклагыз;
Хуҗалыкта булган терлекләрне югары урынга күчерегез;
Мөмкинлек булса, туганнарга, дусларга яки танышларга күчәргә кирәк.
Теләсә нинди хәл булганда тынычлык һәм үз-үзеңә ия булуыгызны саклагыз!
Барлык хәлләр турында 01,112 телефоннары буенча хәбәр итегез, вакыт, төгәл урнашу урыны һәм вакыйга характеры күрсәтелергә тиеш.
Барлык җитәкчеләр дә узган атнадагы хәлләр, оператив хәл итү өчен булган проблемалар һәм планнар турында сөйләделәр.
Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын янгын куркынычсызлыгы чаралары, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, язгы ташу чорында көч һәм чараларның гамәлләре, санитария-экология икеайлыгы чорында Лениногорск районы территориясен чистарту хезмәтләренең әзерлеге турында ассызыклап үтте. Соңыннан җитәкчеләргә тиешле күрсәтмәләр бирелде.