Халыкның керемнәре һәм тормыш сыйфатын күтәрү өстенлекле бурыч булып тора.
2019-2020 елларга социаль-икътисадый сәясәт үткәрү һәм социаль партнерлыкны үстерү турында Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Республика килешүе нигезендә, эш бирүчеләр тарафыннан икътисадның бюджеттан тыш секторында минималь хезмәт хакы күләмен Татарстан Республикасында типовой гаилә әгъзасына минималь куллану бюджетының кыйммәти күләмен җиткерү буенча чаралар күрү каралган. Финанс-икътисадый торышы күрсәтелгән дәрәҗәгә кадәр минималь хезмәт хакы күләмен арттырырга мөмкинлек бирми торган аерым оешмалар буенча күмәк шартнамәләрдә һәм (яки) килешүләрдә Татарстан Республикасында типовой гаилә әгъзасына минималь хезмәт хакы күләмен бер тапкыр җиткерү буенча конкрет чаралар һәм сроклар билгеләнә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2018 елның IV кварталы өчен Татарстан Республикасы буенча тулаем минималь куллану бюджетының кыйммәти күләмен раслау турында " 2011 елның 1 февралендәге 60 номерлы карары нигезендә минималь куллану бюджеты 15 163 сум күләмендә расланды.