Лениногорск шәһәре предприятиеләре һәм оешмалары арасында мини-футбол буенча беренчелек узды

2019 елның 19 марты, сишәмбе

2019 елның 15-17 мартында "Юность” спорт комплексы залында Лениногорск шәһәре предприятиеләре һәм оешмалары командалары арасында 2019 елгы шәһәр спартакиадасы исәбенә мини-футбол буенча Беренчелек узды.

Турнир стандарт система буенча, башта төркемнәрдә, аннары плей-оффка чыгу белән узды.

Нәтиҗәдә, подиумда иң көчлеләр чыкты: 3нче урынны ЛРЭС яшь командасы алды, 2 урында «Лениногорскнефть» идарәсе коллективы. Ә турнирның җиңүчесе булып Ромашкино РНУ командасы танылды. Ярышларның барлык призерлары призлар һәм дипломнар белән бүләкләнде.

НӘТИҖӘДӘ: 1 урын – Ромашкино РНУ

 2 урын – “Лениногорскнефть” идарәсе

 3 урын – ЛРЭС

 4. ЛенГоргаз

 5. ЛенРемсервис

  6. Мәгариф идарәсе

   7. ТМНУ

    8. УДМС

     9. ЛТС

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International