Лениногорск мәшгульлек үзәгендә эксперт советы утырышы үтте

2019 елның 19 марты, сишәмбе

18 март көнне Лениногорск Мәшгульлек үзәгендә Эксперт советының эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча киңәшмәсе узды.

Әлеге бизнес-планнар юридик зат, шәхси эшмәкәр буларак дәүләт теркәве аша узганда бер тапкыр финанс ярдәме алу өчен кирәк.

Чара барышында бизнес-планнар һәм аларга кагылышлы документлар, материаллар каралды. Ул документлар мәшгульлек үзәге тарафыннан Эксперт советына кертелде.

Алты претенденттан комиссия дүрт авторны сайлап алды. Алар бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәмен алачак. Финанс ярдәменең күләме - 117 600 сум.

Сайлап алынган бизнес-планнар арасында төрле юнәлештәгеләр бар, мәсәлән, киемнәр тегү һәм ремонтлау, тегәргә өйрәтү; автомобиль сервисы өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү; автотранспорт чараларын ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү.

Булачак эшмәкәрләр салым инспекциясендә теркәлү өчен консультация алды, шулай ук алдагы эшчәнлекләре турында сөйләштеләр.

Үз эшегезне мәшгульлек үзәге ярдәмендә ачу буенча сораулар туса, мөрәҗәгать итегез.

Гагарин урамы, 51нче йорт, 7нче кабинет. Телефон: 5-06-64.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International