Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков Кабинетында “Нәүрүз” бәйрәмен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру киңәшмәсе узды.
Бәйрәмне үткәрү буенча оештыру комитеты әгъзалары, Лениногорск районы буенча Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Иваньчин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ринат Ялаков, оешма, хезмәт җитәкчеләре һәм белгечләре чакырылган иде.
Киңәшмәдә оештыру моментларын, лениногорскилылар өчен мәдәни-бәйрәм программасын, территорияне чистарту, сәүдә итү, чара барышында тәртип һәм куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләрен карадылар.
Наил Залаков Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләренә һәм җаваплы затларга бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәрергә кушты.