Лениногорскида Нәүрүз бәйрәме узачак

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Бу шимбәдә шәһәр һәм район халкын төрки халыкларның бәйрәме – Нәүрүзгә чакыралар.Бәйрәм “Юбилейный” паркында узачак.

Программада: Район башлыыгы Рәгать Хөсәенов котлавы, театральләштерелгән күренеш, милли диаспоралар һәм Мәдәният сараеның үзешчәннәре концерты. Махсус кунаклар да булачак. Алар Азәрбайҗан Республикасыннан солистлар һәм бию ансамбле.

Шулай ук мәйданчыкларда спорт уеннары гөрләячәк. Милли сыйлардан авыз итәргә мөмкинлек булачак.

Бәйрәмгә рәхим итегез.

23 март, 11.00 сәгатьтә, “Юбилейный” паркында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International