2019 елда Лениногорск муниципаль районы территориясендә җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясендә урнашкан муниципаль әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының конструктив элементлары мөмкинлекләренең кимүенә юл куймау максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан төбәк әһәмиятендәге яки муниципальара әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертү турында” карарына таянып, “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты КАРАР БИРДЕ:

   2019 елның 15 апреленнән 14 маена кадәр «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге территориясендә җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында йөк ташучы яки йөксез транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә.

Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында: http://leninogorsk.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1426770.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International